ЮНЕСКО карары буенча 21 февраль-Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында 2022 елның 27 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр «Музейлар урамы» бүлеге мөдире Сәгыйрова Г. Ю. җитәкчелегендә Болгар музей-тыюлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә» II Бөтенрәсәй нәфис сүз осталары бәйгесе оештырдылар.
Конкурста Рәсәйнең 27 төбәгеннән 127 белем бирү учреждениесеннән 548 укучы катнашты. Катнашучылар үзләренең иҗади эшләрен дистанцион форматта видеороликлар рәвешендә күрсәттеләр. Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр үзенчәлекләре, темаларның төрлелеге һәм иҗади якын килүләре белән аерылып торды. Барлык видеороликлар да күңел белән әзерләнгән. Балалар иҗат, фантазия һәм осталыкларын күрсәттеләр. Эшләр кабатланмаслыгы һәм тырышлыгы белән таң калдыра. Иң актив төбәкләр арасында-Самара, Курган, Пенза, Ульяновск, Төмән, Новосибирск, Свердловск, Омск, Түбән Новгород, Ярославль, Иваново, Киров, Оренбург, Орел, Мәскәү өлкәләре, Пермь, Ставрополь крайлары, Башкортостан, Чуаш Республикасы, Удмурт Республикасы, Мордовия, Марий Эл.
Жюри һәм бәйгенең оештыру комитеты һәр яшь категориясендә җиңүчеләрне сайлады.
4-7 сыйныфлар арасында:
1 урын-Вахитов Булат, Айзатуллова Айсылу, 4 сыйныф, Чуаш Республикасы,
Батыр районы, «Татар сугышы урта гомуми белем бирү мәктәбе»МАМУ
2 урын-Фазылҗанов Тимур, 4 сыйныф, Иркутск өлкәсе, Оса районы, МБОУ “Кахино урта гомуми белем бирү мәктәбе”.И. А. Батудаева,
3 урын-Дроздовская Наталья,7 сыйныф, Красноярск крае, Олы Елуй районы, «Березовка урта мәктәбе»филиалы
8-11 сыйныфлар арасында:
1 урын-Хаиров Радмир Дамир улы, 11 сыйныф, Әстерхан өлкәсе,
Идел буе районы, Протоково урта мәктәбе
2 урын-Шайморданов Рәис, 8 сыйныф, Новосибирск өлкәсе, Кыштау районы, 1 нче мәктәп
2 урын-Ерняева Алия, 9 сыйныф, Саратов өлкәсе, Саратов шәһәре
«Советлар Союзы Герое Г. Г. Рамаев исемендәге Милли (татар) гимназиясе » МБМУ
3 урын-Садыкова Мәрьям, 9 сыйныф, Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районы, Иске Мукмән төп гомуми белем бирү мәктәбе
Кураторларга, ата-аналарга, ярдәм төркемнәренә һәм, һичшиксез, талантлы нәфис сүз осталарына рәхмәт белдерәбез,!
Сезнең һәрберегез конкурсның якты һәм кабатланмас йолдызчыгы булды! Сезнең исемнәр мәңгегә аның тарихына язылган!
Конкурста катнашучыларның барысы да катнашучы сертификаты алды.
Конкурста җиңүчеләр I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә бару өчен сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English