2021 елның 21 июнендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Сәгыйрова Л.Ш. һәм Сафина И. И. “Болгар кунакларга шат” дигән күчмә чара һәм Балтач урта мәктәбе каршындагы “Крепыш” җәйге мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен “Болгар иленә сәяхәт” музей дәресе үткәрделәр.
Балаларга презентация ярдәмендә Болгар цивилизациясе музее, Коръән музее һәм Болгар шәһәрчегенең архитектура һәйкәлләре тәкъдим ителде. Алар шулай ук дүрт музей урнашкан музей урамы белән таныштылар. Музей-тыюлык хезмәткәрләре балаларга Идел буе болгарларының тормышы, аларның көнкүреше, мәдәнияте һәм һөнәрчелек традицияләре турында сөйләделәр.
Чара ахырында балалар бик теләп сувенирлар-Болгар йозагы формасындагы сыннарны-“Кече манара”архитектура һәйкәлен буядылар. Барысы да истәлекле бүләкләр һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English