2021 елның 9 декабрендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Храмова Г.К. һәм Сәгыйрова Г. Й. «Болгар чәйләве» музеенда Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Дөньяга елмаю бүләк ит» дигән интерактив-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар бу бәйрәмнең ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелүе, мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау кебек мөһим проблемаларны хәл итү өчен сәбәп буларак билгеләп үтелүе турында белделәр.
Музей кунаклары интерактив формада «Болгар чәйләве» музее экспозициясе белән таныштылар, Идел буенда чәйләү һәм татар милли чәе традицияләре турында белделәр. Балалар өчен уеннар, зур булмаган конкурслар, тематик викторина үткәрелде. Аннары агач кисү остасы балаларга агач картиналар ясау буенча мастер-класс һәм үзләренең әзер эшләрен күрсәтте. Чара ахырында бәйрәм табыны булды, барысы да истәлекле бүләкләр һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English