2021 елның 22 ноябрендә БГИАМЗның экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре В. Н.Главнова «Минем кече Ватаным – Татарстан Республикасы» дигән лекция үткәрде.
Дөньяның теләсә кайсы илендә кешенең үз кечкенә почмагы бар – шәһәр, урам, йорт, анда ул туган. Бу аның кече Ватаны. Безнең Ватан – Татарстан Республикасы. Дөнья картасында ул алай ук күп түгел. Әмма табигать байлыгы буенча да, пейзажларның матурлыгы буенча да ул Европаның күп кенә дәүләтләреннән калышмый. Хәзерге вакытта Татарстан алга киткән сәнәгать һәм мәдәни үзәккә әверелә. Табигать байлыклары – нефть, газ, торф, известняк. Республика аша дүрт зур елга ага: Идел, Кама, Агыйдел, Нократ. Татарстан уңдырышлы җирләргә, урманнарга һәм елгаларга бай. Әмма республиканың иң зур байлыгы – аның кешеләре. Татарстан Республикасында 4 млн. нан артык кеше яши, алар-төрле милләт кешеләре. Аларның күбесе татар һәм рус. Шулай ук республикада чувашлар, украиннар, марилар, удмуртлар, башкортлар һәм башка милләт вәкилләре яши. Татарстан халкы тыныч, дус һәм башка халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән яши.
Лекция барышында укучылар Республика тарихы, аның символлары турында белделәр, шулай ук Туган илгә мәхәббәтне танытучы рус һәм татар мәкальләрен искә төшерделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English