2021 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе» ДБМУ укучылары өчен «Болгар-осталар шәһәре» дип аталган интерактив экскурсия үткәрелде, анда балчыктан әвәләп ясау буенча мастер – класс күрсәтелде.
Әлеге чараның максаты-мөмкинлекләре чикле балаларны мәдәни һәм рухи кыйммәтләргә җәлеп итү, мирас объектларын һәркем алырлык итеп кабул итүне үстерү, аларны борынгы Болгар шәһәренең тарихы һәм һөнәрчелеге белән таныштыру.
Бу көнне укучылар музей-тыюлыкның үзәк архитектура комплексы буйлап йөрделәр, Болгар шәһәренең борынгы корылмалары белән таныштылар, чүлмәк ясау остаханәсенә керделәр, анда мастер балаларны үз эшләре белән таныштырды һәм чүлмәк ясау осталыгының серләрен ачты, иң тапкырлар чүлмәк ясау остасы призын алдылар.
Балалар Болгар цивилизациясе музеенда да булдылар, анда алар уен формасында Болгар шәһәренең төрле һөнәрчеләре белән таныштылар, хәтта үзләре дә «Болгар һөнәрчеләре»: чүлмәкчеләр, төзүчеләр, зәркәнчеләр, тимерчеләр, булдылар.
«Мастер» музеенда нәкъ менә аларның һөнәренә бәйле археологик табылдыкларның күчермәләрен алалар, һәм алар буенча зур азарт белән витриналарда оригиналлар табалар, аларның исемен һәм билгеләнешен беләләр.
Экскурсия ахырында балалар балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класста катнаштылар, алар үз куллары белән балчык тәлинкәсен сукырып карадылар.
Мондый мавыктыргыч экскурсиядә булып, балалар үзләре өчен бик күп кызыклы нәрсәләр ачтылар һәм чүлмәк ясау эшенең беренче тәҗрибәсен алдылар.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу