2021 елның 13 сентябрендә Идел буе болгарлары 922 елда ислам динен кабул итүгә багышланган Истәлек билгесенең конференц-залында музей-тыюлык хезмәткәрләре Томас Франк әфәнде белән очрашты.
Томас Франкның тикшеренүләре су юлларының тарихи-мәдәни әһәмиятенә багышланган. Ул скандинавлар викинглар чорында походлар кылган борынгы рус су юлларын өйрәнү белән шөгыльләнә.
2021 елның 7 августыннан Томас Франк әфәнде Идел сәүдә юлына багышланган яңа экспедициядә катнаша. Ул Иске Ладогадан Иделгә кадәр һәм Түбән Новгород өлкәсенең Аристово авылы остасы Михаил Сергеевич Напылов әзерләгән көймәдә-ботникта Каспий диңгезенә кадәр уза.
Томас Франк Болгар музей-тыюлыгына үз тикшеренүләрен тәкъдим итү һәм Мосгаард (Moesgaard Museum) Дания тарих-археология музее ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган экспедиция турында сөйләү мөмкинлеге өчен бик рәхмәтле булды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу