2021 елның 17 августында болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында шәһәр көненә багышланган «Безнең урамнарда тарих яши» дигән фотокүргәзмә ачыла.
Урамнар-шәһәрләребезнең тарихын саклаучылар, алар күп нәрсә турында кызыксынган кешегә сөйли алалар. Күп кенә урамнар язучылар һәм шагыйрьләр, коммунистлар, истәлекле даталар һәм бәйрәмнәр, 1917-1922 еллар Гражданнар сугышы һәм 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган.
Күргәзмә тамашачылар игътибарына Болгар шәһәре урамнары, әлеге урамнарда урнашкан һәйкәлләр һәм әлеге урамнар хөрмәтенә аталган кешеләр фотосурәтләре тәкъдим ителә.
Күргәзмә 2021 елның 18 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English