2021 елның 14 августында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Ваһапов Р.З. «Болгар чәйләве» музеенда, кунаклар өчен «Бал, икмәк, чәй»дигән интерактив чара үткәрде.
Бай кара туфраклы җирләр тирән сөрүне һәм камил хезмәт коралларын куллануны таләп итә. Җирле Идел-Урал аборигеннары өчен аучылык, балыкчылык, бортчылык бик зур хуҗалык әһәмиятен саклап калды, аларны кабул итү камилләште. Шикәр әле билгеле булмаганлыктан, бортчылык мөһим хуҗалык әһәмиятенә ия-бал һәм кыргый умарта җыю, ә аннан соң бушап калган агач кабыкларында умарта үрчетү башланган.
Чарада катнашучылар Идел буе Болгарында авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек үсеше татар милли кухнясында чагылыш табуы белән таныштылар. Кунаклар татар кухнясында бал, икмәк һәм чәй нинди урын алып торуларын белделәр, борынгы ризыкларның берсе – «Бал-май» рецепты һәм традициясе белән таныштылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу