2021 елның 11 августында экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Г.И. Сәлимова туристлар өчен археолог көненә багышланган «Археолог хикәяләре» дигән мәгълүмат чарасы үткәрде.
Археология безгә ерак тарихка күз салырга мөмкинлек бирә. Без хәзер музейларда борынгы заманнардан бирле сакланган һәм археологлар тарафыннан табылган төрле көнкүреш әйберләрен күрә алабыз. Еш кына бу көнне экспедициядә беренче тапкыр катнашучылар өчен «археологларга багышлау» үткәрелә.
Археологларның авыр хезмәте, һичшиксез, үз бәйрәмендә дә зур хөрмәткә лаек. Нәкъ менә аларның табылдыклары тарихчыларга тарихның төрле вакыйгаларын билгеләргә яки расларга ярдәм итә.
Чара барышында туристлар әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре белән таныштылар, шулай ук археологның табылдыклар күрсәтү белән эше турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу