2021 елның 6 августында Болгар музей-тыюлыгына килүчеләр өчен «Спас өязе Дворянлыгы» музеенда, Болгар музей-тыюлыгының музей урамы белән танышу һәм Спас районы тарихын тирәнрәк ачу максатыннан «Спас өязе территориясендә дворян биләмәләре» дип аталган тематик чара үткәрелде.
Туристлар «Спас өязе Дворянлыгы» музеенда булып, XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башы дворян көнкүреше экспозициясе, Спас өязе территориясендә яшәүче танылган дворян гаиләләре тарихы белән таныштылар, Лихачевлар, Молоствовлар, Мусиннар-Пушкиннар нәселенең танылган шәхесләре турында сөйләделәр.
Чара барышында кунаклар ул чорның күңел ачуларын да искә төшерделәр, зур кызыксыну белән борынгы «Шарады» уенында катнаштылар. Чара ахырында, музей ишегалды һәм бакчасы буйлап йөргәндә, кунаклар XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башы дворяннарының тормыш-көнкүреше белән таныштылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу