2021 елның 2 августында Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Бөтен тормыш – музей»фотокүргәзмәсе ачылды. Фотокүргәзмә Мөхәммәтшин Җәмил Габдрахим улының 75 еллыгына багышланган.
Күргәзмәдә Болгар музей-тыюлыгы архивыннан һәм Мөхәммәтшин Җ.Г. шәхси архивыннан фотографияләр тәкъдим ителгән, хронологик принцип буенча төзелгән күргәзмә, аның эшчәнлегенең төп аспектларын һәм аның биографиясенең төп вакыйгаларын күрсәтеп, Җ. Г. Мөхәммәтшинның гомерен үз эченә ала.
Күргәзмә ачылышында музей-тыюлык хезмәткәрләре катнашты. Тантаналы шартларда фән буенча директор урынбасары Фәсхетдинов А. Н.Җәмил Габдрахим улын юбилее белән котлады, музей-тыюлык үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Күргәзмә 2021 елның 16 августына кадәр дәвам итәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English