Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында «Татнефть» хәйрия фонды грантын кулланып, «Болгар барыбыз өчен дә»проектын тормышка ашыруга әзерлек бара.

Проект кысаларында «халыкның зәгыйфь катламнарын яклау» номинациясендә календарь план эшләнде: эш төркеме оештырылды, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү программасы төзелде һәм расланды, шулай ук «Осталар шәһәре»экскурсиясенең технологик картасы төзелде. Чыгымнар сметасы буенча мастер-класслар үткәрү өчен җиһазлар һәм канцелярия товарлары сатып алынды.

Әлеге проект мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен мәдәни мирас объекты территориясендә уздырыла торган чараларда һәм программаларда катнашу юлы белән үстерүгә юнәлдерелгән. Мастер-классларда мөмкинлекләре чикләнгән балалар балчык уенчыклар ясый, Болгар һәйкәлләре рәсемнәре төшерелгән сувенирлар әзерли һәм борынгы Болгар шәһәренең һөнәрчелек тарихына чуму белән интерактив экскурсиядә катнаша ала.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу