2021 елның 22 июлендә Болгар музей – тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова туристлар өчен «Туган якның тыюлыклы почмаклары» дигән чара үткәрде.
Бүген Россиядә йөздән артык тыюлык исәпләнә. Шуларның берсе-Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы. Болгар музей-тыюлыгына 1969 елда нигез салына, дөньяда иң Төньяк, Урта гасыр мөселман сәнгате һәйкәле, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасы объекты булып тора. Юкка чыккан дәүләтләр (Идел буе Болгары, Алтын Урда) турында сөйли торган кыйммәтле тарихи һәйкәл буларак, дөньяда тиңнәре юк. Болгар музей-тыюлыгы территориясендә XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләре урнашкан: Собор мәчете, Зур манара, Төньяк һәм Көнчыгыш мавзолейлар, Хан сарае, Хан төрбәсе һәм Кече манара, Көнчыгыш, Ак Һәм Кара палаталар, кече шәһәрчек, XVIII гасыр архитектурасы һәйкәле – Успение чиркәве. 2014 елда Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде һәм 1002 нче объект булды.
Бу көнне туристлар, борынгы Болгар шәһәре территориясе буйлап үтеп, Болгар цивилизациясе музеенда булып, шәһәр тарихы, уникаль архитектура һәйкәлләре, музейда тәкъдим ителгән күп санлы археологик табылдыклар белән таныштылар, музей-тыюлыкның барлыкка килүе һәм үсеше, тыюлык территориясендә үткәрелә торган тикшеренүләр һәм археологик казу эшләре турында белделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English