2021 елның 15 июлендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Н.О. Ахундов тарафыннан туристлар төркеме өчен «Идел буе Болгары архитектурасы» темасына интерактив танып-белү чарасы үткәрелде.
Идел буе Болгарының архитектурасын өйрәнү зур әһәмияткә ия, чөнки бу дәүләт аның территориясендә урнашкан заманча шәһәрләрнең архитектур кыяфәтен торгызуда сизелерлек роль уйнады. Димәк, Идел буе Болгарының архитектурасын белми торып, без яшәгән шәһәрләрнең дәрәҗәсен тулысынча аңлап, бәяләргә ярамый. Халыклар тарихы икътисад, сәясәт, кешеләрнең рухи һәм сәнгать эшчәнлеге үсешендә генә түгел, ә архитектура мирасында да чагылыш тапты.
Идел буе Болгарында шәһәрләр һәм шәһәр мәдәнияте барлыкка килү 922 елда ислам динен кабул итү белән тыгыз бәйләнгән. Бу Болгар архитектурасында да чагылыш тапты.
Болгар архитектура-төзелеш мәктәбен булдыруда һәм үстерүдә, шул исәптән, дини корылмалар төзүдә, Якын Көнчыгыш илләреннән килгән осталар аерым роль уйнады. Әмма барлык архитектура кануннары да, җирле климат, табигый һәм архитектура-төзелеш үзенчәлекләреннән чыгып, Болгар сәнгать мәктәбе системасына турыдан-туры буйсындылар.
Чара барышында катнашучылар Борынгы Болгар шәһәре тарихы һәм XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләре белән таныштылар. Алар әлеге корылмаларның кайчан һәм нинди максатларда төзелүен, төзелештә нинди материаллар кулланылуын белделәр һәм борынгы шәһәрнең урта гасыр архитектурасының бөтен матурлыгын үз күзләре белән бәяли алдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English