3 июльдән 7 июльгә кадәр Болгар музей-тыюлыгында чүлмәк ясау остаханәсендә Казанда яшәүче Илгизәр Илдус улы Хәмидуллин чүлмәк ясау һөнәренә өйрәтте. Ул бу эштә яңа кеше түгел һәм инде бер ел балчык белән эшли. Илгизәр күрми-сукыр, әмма аның хезмәт сөючәнлегенә сәламәт кешеләр көнләшерлек.
Капшап эшләгәндә Илгизәр чүлмәк әйләнешендә эшләү күнекмәләрен күтәрде. Мондый пластик материал белән эшләгәндә бармакларның сизгерлеге һәм пространстволы гәүдәләнеше сизелерлек үсә, ә уңай эмоцияләр иҗади процессны стимуллаштыра, дип билгеләп үтте.
Илгизәрнең киләчәккә планнары зур-үз остаханәсен ачу һәм анда күрмәүчеләрне чүлмәк ясау һөнәренә өйрәтү.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English