2021 елның 8 июлендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Гаилә сакчысы» нәфис язмалар буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класс «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәме уңаеннан акция кысаларында узды. Чарага балалар белән гаилә парлары чакырылган иде. Өлкәннәр археология музее буйлап экскурсиягә киттеләр, анда Идел буе Болгар дәүләте тарихы белән таныштылар. Мастер-класста рәссам-мастерлар балаларга кайбер сәнгать күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм иттеләр һәм киңәшләр бирделәр, һәм рәсем ясау осталыгы турында сөйләделәр.
Балалар үзләренең уникаль сувенирларын булдыру мөмкинлеге алдылар һәм рәсемнәрдә бик теләп катнаштылар. Мастер-класста катнашучыларның барысы да үзләре белән уникаль сувенир һәм бик күп уңай тәэсирләр алып киттеләр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу