2021 елның 8 июнендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. 2 нче номерлы мәктәптә мәктәп яны лагерена йөрүче 1-3 сыйныф укучылары өчен «Алиш балаларга» интерактив музей дәресе үткәрде.
Музей дәресендә балалар язучының биографиясе һәм иҗаты буенча презентация карадылар. Кечкенәдән А. Алишның белемгә тартылуын, күп укуын, гарәп графикасы белән матур итеп язуын белделәр.
Слайдта булачак язучы алты яшендә язылган кулъязма инсталляциясен карадык. Балаларда язма реформалар буенча язучы һәм бөтен татар халкын кичергән сораулар туа. Барлык сорауларга укучылар җаваплар алдылар.
Зур кызыксыну белән хәзерге заман рәссамнары (Әхтәмҗанова А, Митрофанова Д., Гыйләҗетдинова Г) рәсемнәре, шулай ук узган гасырның 50-60 нчы еллары китаплары күргәзмәсен карадылар.
Поделиться в социальных сетях

Русский
English