2021 елның 5 июнендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә ачык һавада-язма музейда экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н. Р. Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» нда «Гарәп графикасы нигезләре»дигән интерактив чара үткәрде.
Билгеле булганча, гарәп графикасы 1000 ел татар халкына аерым хезмәт иткән, ул Идел буе Болгары территориясенә VII-VIII гасырларда ислам тарала, ләкин 922 елда Идел Буе Болгарының дәүләт дине буларак ислам кабул ителгәч, Гарәп графикасының әһәмияте бик тиз арта. Ул дәүләтнең иҗтимагый, мәдәни һәм сәяси тормышында үтеп керә һәм ныгый, Татар-болгар халкының «Туган әлифбасы» на әверелә. Ислам кабул ителү белән көнчыгыш илләр белән мәдәни-икътисади элемтәләр ныгый бара. Белемнәр алмашу бара, язма мәдәният арта, Идел буе Болгары территориясендә кулъязма китап басмалары таратыла.
Чара барышында кунакларга Гарәп алфавитының үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук чарада катнашучылар үз исемен гарәп графикасында яза алдылар. Әлеге интерактив килүчеләрдә зур кызыксыну уятты, алар анда бик теләп катнаштылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English