2021 елның 4 июнендә туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында «Сувар» филиалы хезмәткәрләре Н.М. Садриева һәм В.А. Пугачева «Тылсымлы Пушкин илендә»дип исемләнгән чарага әзерлек һәм аны үткәрүдә катнаштылар.
Чара А.С. Пушкинның туган көненә багышланган иде һәм квест-уен рәвешендә узды. Квест-уен балаларда классик сәнгать әдәбиятын укуга кызыксыну уята. Чарада мәктәп яны җәйге лагере укучылары катнашты. Балалар, уен шартлары белән танышканнан соң, маршрут битләре алдылар һәм әкияти станцияләр буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр.
Һәр станциядә катнашучыларны әкият геройлары: Алтын балык, мәче, корабельче-сәүдәгәр, шулай ук шагыйрь нянясы, Арина Родионовны каршы алды. Квест-уенның барлык этапларында балалар геройларның төрле биремнәрен үтәделәр: викторина сорауларына җавап бирделәр, әсәрләрнең фразасын искә төшерделәр, теге яки бу предметның нинди әкияттән булуын әйттеләр.
Квест-уенны әзерләүдә һәм үткәрүдә Кузнечиха авыл китапханәсе мөдире Чичкова В .Г. һәм Кузнечиха авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English