2021 елның 1 июнендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көненә һәм Җирдә тынычлыкны саклауга багышланган «СССРда эшләнгән. Совет чорындагы балачак» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Беренче Халыкара балаларны яклау көне 1950 елда үткәрелде. Шуннан соң, һәр ел саен бу беренче җәйге көндә үсеп килүче буын хөрмәтенә бәйрәм үткәрелә башлады.
Күргәзмә 1950 нче еллар азагыннан 1990 нчы еллар башына кадәр тарих чорын үз эченә ала. Күргәзмәдә Болгар музей-тыюлыгы фондларыннан әйберләр тәкъдим ителгән: вымпеллар, «Октябрьенок», «Пионер», «ВЛКСМ» значоклары, пионер галстугы, көнкүреш приборлары, йорт кулланылышы предметлары, савыт-саба. Экспозиция бирегә килүчеләрне тулы бер чорга күмә. Советлар Союзы кешелек үсешенә гаять зур өлеш кертте, безнең күргәзмә совет чоры символларына әверелгән көндәлек көнкүреш әйберләре турында сөйли. Биредә балачак һәм яшьлек еллары Советлар илендә үткән кешеләр хатирәләре, яшь килүчеләр илебезнең күптән түгел генә үткәннәрен күрә алачак урыннары җанлана.
Күргәзмә ачылышында Ульяновск шәһәреннән мәктәп укучылары катнашты. Балалар әле ерак булмаган, әмма XX гасырның 60, 70 һәм 80нче елларында онытылып киткән “сәяхәт” кылдылар. Тәкъдим ителгән экспонатлар ярдәмендә «Совет Социалистик Республикалары берлеге ” дигән горур исем йөрткән күп милләтле илнең нәрсә белән яшәгәнен аңларга җиңелләр булды.
Күргәзмә 2021 елның 5 июленә кадәр дәвам итәчәк.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу