2021 елның 17 маенда Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. Татарстан Республикасы Саба районы Туктар авылыннан килгән туристлар өчен «Каюм Насыйри календарьлары» дип исемләнгән музей дәресе үткәрде.
Музей кунаклары күренекле татар галиме, язучы, философ, астроном һәм филолог турында мәгълүмат алдылар. Каюм Насыйри татар телендә беренче периодик календарьларны төзүче һәм нәшер итүче. 1871 елда ул Казанда ел саен үткәрелә торган татар телендәге календарьның беренче номерын чыгара. Бу галим “календарь” сүзен татар теленә кертте. Музей кунаклары Болгар цивилизациясе музее экспозициясендә урнашкан Каюм Насыйриның беренче календаре белән таныштылар, шулай ук алар XIII – XIV гасырлардагы Коръән музеенда һәм архитектура һәйкәлләрендә булдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English