2021 елның 18 маенда Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Ахундов Н. О. Халыкара музейлар көненә багышланган «Музей – тарихны саклаучылар» дип аталган мәгълүмати чара үткәрде.
Бүген без кешелекнең тарихи-мәдәни байлыгын саклаучыларны котлыйбыз. Музейлар – безнең цивилизациянең ышанычлы сакчылары. Алар заманнар бәйләнешен тоярга, үткәннәргә кагылырга, үзенчәлекле халык иҗатының кабатланмас колоритын тоярга, дөнья сәнгате шедеврлары белән хозурланырга булышалар. Музейлар социаль институтлар буларак, яңа эш рәвешләрен үзләштерәләр һәм дәүләтнең иҗтимагый тормышында, кешеләрнең дөньяга карашын формалаштыруда үз әһәмиятен практикада күрсәтәләр. Аларның үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, халыкара гуманитар элемтәләрне киңәйтүдә мәгълүмати, агарту һәм белем бирү проектларының ролен бәяләп бетергесез.
Музей хезмәткәрләренең профессиональлеге һәм армый-талмый фәнни тикшеренүләре нәтиҗәсендә без герой ата-бабаларыбызның тормышыннан уникаль фактлар, төрле чорлардагы казанышлар турында беләчәкбез. Үз элгәрләренең традицияләрен дәвам итеп, алар музей эшен үстерә, милли ядкарьләрне юкка чыгарудан саклый, талантларны онытудан коткара. Заманча коллекцияләр, Россия музейларының бәһасез җыелышлары халкыбызның рухи һәм әхлакый нигезләрен ныгытуга хезмәт итә. Бай мирас гражданнарны үз иле өчен горурлык хисе белән берләштерә.
Н.О. Ахундов Болгар музей-тыюлыгы мисалында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын, сәнгать музеен торгызуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының эше турында сөйләде. Фондның, музейлар төзү һ. б. башкарылган эш нәтиҗәләре күрсәтелде.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу