2021 елның 15 маенда Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре В.А. Мөхәммәдов музей-тыюлыкка килүчеләр өчен «Бөтен гаилә белән музейга»дигән темага чара үткәрде.
Гаилә-ул туганлык җепләре белән кушылган кешеләр генә түгел. Гаилә – ул бер-берсенә авыр минутларда ярдәм итәргә әзер кешеләр төркеме. Алар бер-берсен ахыргача тоткан һәм, һичшиксез, берни дә көтмичә, бер-берсенә җылы, якты һәм наз бүләк иткән кешеләр. Һәр кеше нәкъ менә шундый гаиләгә ия булырга тели. Халыкара гаилә көнендә дә без бер-беребезгә үрнәк күрсәтергә тиеш.
Чара барышында туристлар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр һәм Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар. Кунакларга шулай ук Болгар цивилизациясе музее буенча экскурсия дә күрсәтелде.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу