2021 нче елның 29 нчы апрелендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 нче сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Тукай Уральскида» («Тукай Җаекта») дип исемләнгән интерактив чара үткәрде.
Тукай Уральскида 12 ел яши, “Мотыгия”мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәдә уку шагыйрьнең киләчәгенә зур йогынты ясый, аның тормыш юнәлешләрен билгели. Уральскида Тукайның хезмәт эшчәнлеге дә башланды. Монда ул шагыйрь һәм публицист буларак танылган.
Шагыйрьнең “белем бакчасында” дигән беренче шигыре 1905 елда “Яңа гасыр”журналы басмасы турында реклама буклетында басыла. Тукай турында Уральскида гына түгел, Уфада, Оренбургта, Петербургта, Казанда да бик тиз белдек. Тукайны төрле газета-журнал редакцияләре белән хезмәттәшлек итәргә чакыра башладылар, тик ул Казанга кайтырга карар кылды.
Чара барышында укучылар Г.Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Туган авыл”, “Эш бәткәч – уйнарга ярый”, “Туган тел”шигырьләреннән өзекләр укыдылар. Шуннан соң шагыйрьнең иҗаты буенча викторина үткәрелде, анда балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English