2021 елның 29-30 апрелендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Георгий тасмасы» Бөтенрәсәй акциясе старт алды.
Музей-тыюлык хезмәткәрләре фашистлар Германиясен Җиңү символы булган георгий тасмаларын тараттылар. Музейга килүчеләр әлеге акциядә актив катнашып, уңай эмоцияләр, ил өчен горурлык хисләре алдылар.
Мондый акция яңа буынга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган совет солдатлары батырлыгын онытмаска ярдәм итә.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English