2021 елның 27 апрелендә Болгар музей –тыюлыгының хезмәткәре Рогачева М. Н.исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен «Без якташларыбыз – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары белән горурланабыз» дигән темага лекция үткәрелде.
Әңгәмә формасында узган лекциядә Спас районында туып – үскән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, батырлык кылган кешеләрнең исем-фамилияләрен, иң югары исем-Советлар Союзы Герое исемен искә алырга тырыштылар. Балалар, әңгәмәдә актив катнашып, сораулар биреп, сугыш юлларын үткән якташларыбыз турында күп яңалыклар белделәр: исән кайтканнар һәм яу кырында ятып калган, үз Ватанын яклап, мәңгелеккә солдат булып калган сугышчылар турында сөйләделәр. Балалар үзләре Карпов Павел Алексеевичның батырлыгы турында сөйләделәр, аның исемен мәктәп йөртә. Тәкъдим ителгән презентациядә балалар якташларының фоторәсемнәрен, портретларын, бүләкләрен тагын бер кат күрделәр. Әңгәмә ахырында укучылар үзләренең бабалары, аларның хәрби тормышы һәм аларның сугышчан батырлыклары турында сөйләделәр һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы сугышчыларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу