2021 елның 26 апрелендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә туган тел көненә багышланган «Болгар-КвестТайм» муниципаль квест – уены үткәрелде. Квест-уен Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы мәгариф бүлеге тарафыннан Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Храмова Г.К. һәм Сагирова Г. Ю. белән берлектә уздырылды. Катнашучылар арасында шәһәр һәм район мәктәпләренең 7-10 сыйныф укучылары бар иде. Квест биремнәре һәм сораулары Идел буе Болгары тарихы, шулай ук язучы Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән бәйле иде.
Командалар элегрәк билгеле маршрут буенча музей-тыюлык территориясендә уздылар, квест сорауларына җавап бирделәр һәм иҗади биремнәр үтәделәр. Уен координаторлары дөрес җавап бирү һәм креативлык буенча биремнәрне бәяләделәр.
Никольский урта гомуми белем бирү мәктәбе «Дуслык» командасы җиңүче булды. Барлык командаларга да катнашучылар, оештыручылар һәм координаторлар мәгариф бүлегенең Дипломнары, Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу