2021 елның 26 апрелендә «Музей урамы» бүлеге мөдире Сәгыйрова Г.Ю. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Без Тукайлы халык» Бөтенрәсәй шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясады. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге проект кысаларында 2021 елның 15 мартыннан 25 апреленә кадәр Болгар музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Без Тукайлы халык»дип исемләнгән Бөтенрәсәй шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Конкурста Рәсәйнең 43 төбәгеннән 245 белем бирү оешмасыннан 619 укучы катнашты.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп калды, ул милли шигърияткә нигез салды һәм аның классик стилен булдырды. Менә инде йөз елдан артык һәр бала яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләрен зур кызыксыну белән укый һәм хәтта аларны яттан белә. Кыска гына гомердә яшәп, Габдулла бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, табигатькә мәхәббәт безнең балалар өчен язылган шигырьләрдән һәм әкиятләрдән барлыкка килә.
Катнашучылар үзләренең иҗади эшләрен дистанцион форматта видеороликлар һәм аудиоязмалар рәвешендә күрсәттеләр. Конкурска тәкъдим ителгән эшләр оригинальлеге, төрлелеге, яңалыгы һәм иҗади якын килүе белән аерылып торды. Укучылар аның әсәрләрен һәм шигырьләрен бик теләп укыдылар.
Конкурска 1-4 сыйныфлар һәм 5-9 сыйныфлар буенча эшләр тәкъдим ителгән. Балалар иҗат, фантазия һәм осталык күрсәттеләр. Эшләр кабатланмаслыгы һәм тырышлыгы белән таң калдыра. Иң актив территорияләр арасында-Самара, Курган, Пенза, Ульяновск, Төмән, Новосибирск, Свердловск, Омск, Түбән Новгород, Ярославль, Иваново, Киров, Оренбург, Орел, Мәскәү өлкәләре, Пермь, Ставрополь яклары, Башкортстан Республикасы, Чуаш Республикасы, Удмурт Республикасы, Мордовия, Марий Эл.
Жюри һәм конкурсның оештыру комитеты һәр яшь категориясендә җиңүчеләрне сайлады.
Конкурс шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру, милли мәдәниятләрне һәм телләрне саклау һәм үстерү, иҗади активлыкны үстерү һәм иҗади аралашу мохите булдыру максатыннан үткәрелде.

 

Видео карарга

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу