2021 елның 22 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Сәлимова Г.И. «Борынгы Болгар легендалары»дип исемләнгән видео-экскурсия үткәрде.
Болгар коллекциясенең күп кенә экспонатлары Идел Болгарында – урта гасыр дәүләтендә һөнәрчелек җитештерүнең югары дәрәҗәдә булуын раслый. Бу, барыннан да элек, борынгы осталарның көнкүреш һәм зәркән эшләнмәләре. Болгар чорының зәркән сәнгатенең чын шедевры – урта гасыр хәзинәсе составына кергән алтын элмә балдагы. Бу-парлап йөргән һәм хатын-кызлар бүрегенә яки баш бәйләвеченә беркетелгән элмәләрнең берсе.
Бу композициянең эчендә чыбыклы пычак белән кош – үрдәк сыннары ныгытылган. Канатлары һәм койрыгы алтын биттән эшләнгән. Башта, күз урынында, һәм ярымысланган мүк җиләгендә кошлар бөртекле шарлар яптырган.
Бу чарада тамашачылар кош-корт турында риваять белән таныштылар. Борынгы риваять буенча, беренчел диңгез-океан төбенә чумып, җир кисәкләре алган, һәм аннан бөтен коры җир башы киткән. Шуңа күрә борынгы зәркән бизәкләре – элмә балдак-ул үзенчәлекле «мәдәният тамчысы», анда урта гасыр һөнәрчеләренең югары осталыгы, борынгы заманнарның һәм буыннарның тарихи-мәдәни традицияләре чагылдырыла, анда сюжет һәм югары сәнгать эшләнмәләре аша халыкның милли тарихы тапшырыла.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English