2021 елның 16-17 апрелендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Екатеринбург шәһәрендә Б. Н.Ельцин президент үзәге территориясендә узган «Җәй-2021» халыкара туристик күргәзмәсендә булдылар. «Җәй-2021» күргәзмәсе эчке, керү һәм күчмә туризмны үстерүгә, шулай ук төбәк һәм чит ил туристлык бизнесы вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, аларның үзара хезмәттәшлеге өчен уникаль платформа булдыруга юнәлдерелгән.
Күргәзмә кысаларында бай колоритлы эшлекле программа узды, анда катнашучыларның презентацияләре, сәламәтләндерү туризмы һәм мәктәп укучылары өчен балалар ялын оештыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр уздырылды.
Күргәзмә белән танышу безнең хезмәткәрләргә Урал төбәгендә дә, аннан читтә дә потенциаль клиентлар белән элемтәләр урнаштырырга, хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук үзенең туристик мөмкинлекләре турында сөйләргә мөмкинлек бирде.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу