2021 елның 15-17 апрелендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре «Милли музей: Чуашстан тарихында 100 ел» Төбәкара музей форумында һәм Чабаксар шәһәрендә Идел буе федераль округы музейлары Советының гомуми хисап-сайлау җыелышында катнаштылар.
Идел буе федераль округының музейлар советы 2016 елда Идел буе федераль округы музей җәмәгатьчелеге эшчәнлеген координацияләү һәм аның муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлеген оештыру максатыннан оештырылды. Аның составына 60 тан артык музей керә. Төрле елларда гомуми җыелыш Ульяновск, Казан, Саранск, Түбән Новгород шәһәрләрендә узды.
Төбәкара музей форумы дүрт мәйданчыкка бүленгән иде, анда хәзерге шартларда музей эшчәнлеге буенча мөһим мәсьәләләргә кагылышлы дискуссияләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр узды. Музейлар ешрак музей аспектларын үстерү драйверларына әйләнәләр – бу фикер форумның барлык дискуссион мәйданчыкларында да яңгырады. Иҗтимагый киңлекләрне формалаштыруга зур игътибар бирелә, музейлар яңа формат шартларында эшләргә һәм үсәргә, үз уникаль механизмнарын төзергә һәм эшләргә тиеш.
Форум эше барышында безнең хезмәткәрләр «музей предметларын һәм музей коллекцияләрен комплектлауны, исәпкә алуны, саклау һәм куллану буенча яңа «Бердәм кагыйдәләр турында» дигән түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар, анда Идел буе федераль округы буенча мәдәният министрлыгы идарәсенең контроль – күзәтчелек хезмәте тарафыннан тикшерелгән сораулар каралды, шулай ук яңа законнар һәм таләпләр белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе китерелде.
«Музейда кунакчыллык-килүчеләр белән эшләүнең яңа стандарты буларак» дигән дискуссиядә хезмәткәрләр БГИАМЗда эшләнгән тәҗрибә белән уртаклаштылар һәм башка музейларның яңа аспектларын игътибарга алдылар.
«Музейларда белем бирү программалары» дигән ачык сөйләшү музейдагы мәдәни – белем бирү эшчәнлегендә мөһим моментларны яктыртырга һәм бу өлкәдә хезмәттәшләренең перспективалы тәҗрибәсен үзләштерергә мөмкинлек бирде.
Музей хезмәткәрләренең мондый форматтагы очрашуы-тәҗрибә уртаклашу, профессиональ мобильлек алып барыла торган мөһим мәдәни вакыйга, музейларның бер-берсе белән хезмәттәшлегенең яңа аспектлары ачыла.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу