9-10 апрельдә Болгар музей-тыюлыгы Казан шәһәрендә узган «Актив ял Туризм. Спорт. » 25 нче юбилей халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашты.
Музей-тыюлык стендында “Болгар сувениры” һәм ” Урта гасыр буяулары ” мастер-класслары тәкъдим ителгән, һәр килүче Болгар тарихына 3D күзлеге ярдәмендә кереп, зур кызыксыну белән файдалана торган виртуаль сәяхәт кыла ала.
Музей хезмәткәрләре Бөек Болгар буенча буклетлар, визиткалар, карта-схемалар тәкъдим итәләр. Күргәзмәдә катнашучылар арасында Алабуга музей-тыюлыгы, Зөя музей-тыюлыгы, Казан Кремле, шулай ук Россия төбәкләреннән туроператорлар вәкилләре бар иде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English