2021 нче елның 3 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Билгесез Идел буе» исемле иҗади конкурста җиңүчеләр һәм катнашучыларның эшләре белән танышу альманахның «Билгесез Идел буе.3.0» Идел буенда «Ростелеком» компаниясе тарафыннан оештырылган презентациясе узды.
Туган якны өйрәнү җыентыгына Идел буеның аз билгеле почмакларының табигать, тарих һәм мәдәнияте турындагы иҗади эссе һәм фоторәсемнәре тупланды.
Аның авторы-туган як тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән мавыгучы профессиональ тикшеренүчеләр һәм Рәсәй төбәкләре кешеләре.
– Тирәбездә гаҗәеп урыннар күп. Тик алар турында бөтенесе дә белми. “Ростелеком” әлмәндә җирле халыкның һәм туган якны өйрәнүчеләрнең хикәяләрен җыйды. Шулай итеп, без регионда булган табигый һәм тарихи һәйкәлләргә игътибар итәргә телибез, дип билгеләп үтте презентациядә «Ростелеком» компаниясенең Татарстан Республикасындагы матбугат секретаре Яхъяева Вероника.
– Яңа альманахта тасвирланган маршрутлар популяр булыр һәм туристларны җәлеп итәр дип өметләнәбез.
«Ростелеком» конкурсына Идел буе федераль округының 13 регионыннан 196 гариза килгән. Өйрәнелмәгән урыннар саны буенча Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләре лидер булды. Теләгән һәркем басманың электрон версиясен алырга мөмкин.
Альманахта Болгар музей-тыюлыгын фәнни хезмәткәре, «Сувар» филиалы мөдире Н.М. Садриеваның «Үткәннәргә сәяхәт» дигән эше урын алды. Тантаналы шартларда туристик походлар өчен менә дигән итеп бизәлгән альманах һәм чемоданчик тапшырылды, чөнки «Билгесез Идел буе» конкурсының тематикасы сәламәт яшәү рәвешен һәм туризмны пропагандалау булып тора.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу