2021 елның 3 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Г.И. Сәлимова Симферополь шәһәреннән 7 сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәт бул!» дигән темага лекция үткәрде.
Халыкара сәламәтлек көне-яңа бәйрәм түгел. Беренче тапкыр аны 1950 елда билгеләп үттеләр, ә датаны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы – Берләшкән Милләтләр Оешмасының халыкара дәрәҗәдә сәламәтлек саклау мәсьәләләрен хәл итәргә тиешле махсус учреждениесе-оешу көненә туры китерделәр.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 1948 елның 7 апрелендә, ВОЗ Уставы кабул ителгәч эшли башлый. Бүген оешма составына җир шарының төрле почмакларыннан 194 ил керә. Даими утырышлар барышында планетабызда яшәүчеләрне һәркем өчен мөмкин булган медицина ярдәме белән тәэмин итү, эпидемияләргә каршы көрәш, сәламәтлек торышын һәм аңа төрле факторларның йогынтысы – начарая барган экологиядән алып икътисадый проблемаларга кадәр булган мөһим мәсьәләләр хәл ителә.
Сәламәтлек-ул авырулар булмау гына түгел. Физик, рухи һәм социаль иминлекнең торышы сәламәтлек өчен тагын да киңрәк күз алдында тотыла. Сәяси карашлар, дин, керем һәм социаль хәл аермасыннан башка һәр кешенең төп хокукларының берсе-сәламәтлекнең иң югары дәрәҗәсенә ия булу.
Нәкъ менә шуңа күрә, мәктәпкәчә яшьтән башлап, сәламәт яшәү рәвеше культурасын кертергә кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары белән актив эшләү генә тиз үзгәрүчән дөньяда яшәргә сәләтле сәламәт буын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Лекция барышында балаларга мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәт итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Чөнки «хәрәкәт – ул тормыш», чисталык һәм гигиена кагыйдәләрен ничек үтәргә кирәк, һәм спорт белән шөгыльләнү организмны үстерүдә ярдәм итә, диләр бит. Балалар рәхәтләнеп сәламәт ризыкның нәрсә булуын, файдалы гадәтләрнең нәрсә икәнлеген, аларны ничек формалаштырырга һәм үтәргә кирәклеген тыңладылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English