2021 елның 2 апрелендә Болгар музей –тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәрләре Галимуллина Н.Р., Сәлимова Г.И. һәм Гайфетдинова О. А. Габдулла Алиш музеенда 8 сыйныф укучылары өчен «Әкият язу белән түгел, ә мәгънәсе белән кызык» дигән темага музей дәресе үткәрелде.
Габдулла Алишның татар телендәге әкиятләре татар әдәбияты хәзинәсенә нык кереп калды. Аның әсәрләрен балалар һәм өлкәннәр дә ярата.
Чара барышында укучылар танылган татар шагыйре Габдулла Алишның тормышы, иҗаты һәм батырлыгы турында ишеттеләр. Балалар, музей экспозициясе ярдәмендә, язучының әсәрләрен искә төшерделәр, әкиятләрнең исемнәрен рус теленә тәрҗемә иттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр .
Балаларның игътибары кайбер әкиятләрдә язучы бал кортларының тормыш-көнкүрешен җентекләп сурәтләүгә юнәлтелде, бу әле бала чакта ук күзәтүче һәм кызыксынучан Габдулла, еш кына ата-аналарга хуҗалык эшләрендә булышкан, умартачылык белән мавыккан. Ул үзенең «Бал корты һәм шөпшә» әсәрендә умарта кәрәзе конструкциясенең үзенчәлеген бик төгәл тасвирлый.
Балалар шулай ук заманча фәнни ачышлар турында «умарта күзәнәге могҗизасы» турында белделәр, соңыннан тәкъдим ителгән мастер-класста алтыпочмаклы кәрәзле органайзер ясадылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English