2021 елның 15 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге мөдире Р.З. Вагапов «Спас тармак технологияләре техникумы» ДБМУ студентлары өчен «Татар милли кухнясында икмәк» дигән мастер-класс элементлары белән интерактив дәрес үткәрде. Чарада пешекче-технолог белгечлеге буенча белем алучы яшь кешеләр катнашты, чөнки дәреснең темасы аларның алдагы һөнәри эшчәнлегенә турыдан-туры кагыла иде.
Интерактив дәрес милли кухня тарихы, анда икмәк һәм башка аш-су эшләнмәләренең әһәмияте турында сөйләүдән башланды. Икмәк дөньяның күп кенә кухняларында иң төп ризык санала һәм нәкъ менә аны әзерләү процессы халык фольклорында, җырларда һәм әкиятләрендә еш телгә алына. «Икмәк барысына да баш! » дигән халык әйтеме очраклы гына түгел бит!.
Мастер-класс балаларны катлаулы, әмма билгеле бер күнекмәләр һәм осталык таләп итә торган кыстыбый – татар ашларының визит карточкаларын әзерләү процессы белән таныштырды. Студентларга бу ризыкның төп серләре ачылды, дөрес әзерләнүнең бөтен процессы күрсәтелде .

 
Фото-отчет

Социаль челтәрләрдә уртаклашу