2020 елның 22 декабрендә Болгар музей-тыюлыгының “Музей урамы” бүлеге хезмәткәре Л.И. Сабирҗанова тарафыннан «Яңа ел гореф-гадәтләре һәм традицияләре» дигән чара үткәрелде.
Рәсәй үзенең гореф-гадәтләренә, халык бәйрәмнәренә бай. Яңа ел-дөньяда иң матур бәйрәм. Яңа елда барысы да күңел ачалар, җырлыйлар, бииләр, бер-берсен котлыйлар.
Яңа елны бәйрәм итү традицияләре үз тамырлары белән ерак үткәнебезгә китә. Башта Рәсәйдә Яңа ел 1 март һәм 1 сентябрьдә билгеләп үтелде. Петр I идарә итү вакыты белән, Указ нигезендә, яңа 1700 елны 1 гыйнварда билгеләп үтү турында карар кабул ителгән.
Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Рәсәйдә һәм дөньяның башка илләрендә яңа елны бәйрәм итүнең традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында белделәр. Чара ахырында балалар матур котлау открыткалары ясадылар.

 
Фото-отчет

Социаль челтәрләрдә уртаклашу