2020 елның 21 декабрендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Г.Т. Гомәрова тарафыннан «Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе» ДББУ укучылары өчен «Борынгы Болгар легендалары»темасына музей дәресе үткәрелде.
Борынгы заманнардан бирле Болгар борынгы шәһәр тарихын саклый, ул табышмакларга һәм искиткеч легендаларга бай, еш кына бер-берсенә туры килми һәм каршылыклы була. Риваять – ул әкиятсез прозаик фольклорның бер төре. Нинди дә булса тарихи вакыйгалар яки шәхесләр турында язма. Соңрак бик күп риваятьләр язылды.
Музей дәресендә укучылар Болгар шәһәре белән бәйле күп кенә легендалар белделәр. Шуларның берсе – «Кара пулат» архитектура һәйкәле белән бәйле риваять.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу