2020 елның 17 декабрендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәрләре Галимуллина Н. Р. һәм Главнова В.Н. «Карпов Павел Алексеевич исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе» укучылары өчен «Гарәп бәйләме-күзләр өчен моң» темасына интерактив – танып-белү чарасы үткәрделәр.
Әлеге чара Халыкара гарәп теле көненә багышланган. 1973 елда бу көнне БМО Генераль Ассамблеясы гарәп телен Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми һәм эш телләре исемлегенә кертә, бу инициатива мәдәниятара диалогны ныгытуга һәм күптелле дөнья үсешенә ярдәм итәчәк, дип уйлый.
Чара барышында балалар гарәп теленең үсеш тарихы һәм кайбер кызыклы үзенчәлекләре турында белделәр. Коръән музее экспозициясе белән танышканнан соң, укучылар гарәп дөньясы мәдәнияте турында күзаллаулар алдылар, алар белән Идел буе болгарлары арасында тыгыз элемтәләр урнаштырылган, шулай ук Гиннесның рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур басма Коръәнне күрделәр. Дәрес барышында балалар «Гарәп хәрефен бел» уеннарында кызыксынып катнаштылар, гарәп алфавиты һәм гарәп хатының нечкәлекләре белән таныштылар. Чара ахырында балалар өчен «Болгар шәһәре»гарәп графикасы буенча мастер-класс үткәрелде.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English