2020 елның 15 декабрендә «Татар-информ» да «Татарстан Республикасының Яңа Ел бәйрәмнәрендә туристларны кабул итүгә әзерлеге»темасына матбугат конференциясе узды. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Болгар музей-тыюлыгын үстерү буенча директор урынбасары Л. Н.Сафина Яңа Ел бәйрәмнәрендә Бөек Болгардагы программалар һәм чаралар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы кунаклары һәм халкы өчен «Бөек Болгардагы 1000 һәм бер ләззәт» программасының кышкы варианты тәкъдим ителә. Кунакларны тарихи һәм әкияти персонажлар каршы алачак, яңа ел белән котлыйлар, уеннар, әйлән-бәйлән тәкъдим итәчәкләр һәм, әлбәттә, һәркем бүләк-сувенир алачак.
Экскурсия программасы «Яңа ел Болгары» мастер-классын да үз эченә ала.
Музей-тыюлык кунакларына бәйрәмчә кәефне Яңа ел фотозоннары тудырачак.
Барыгызны да Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә чакырабыз.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English