2020 елның 10 декабрендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Сабирова Л.А. инвалидлар декадасы кысаларында, «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә “Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе” ндә тәрбияләнүчеләр өчен «Куллар белән без могҗиза булдырабыз» дигән интерактив чара үткәрде.
Чара Болгар цивилизациясе музеенда үткәрелде, анда балалар өчен музей экспозициясе буенча экскурсия үткәрелде. Чара программасының кульминациясе сувенир-магнит ясау буенча мастер – класс булды. Шулай ук викторина әзерләнгән иде, анда балалар актив катнаштылар һәм истәлекле сувенирлар алдылар. Үткәрелгән чарадан балалар бик күп уңай һәм яхшы кәеф алдылар.
Болгар музей-тыюлыгы, тарихи-мәдәни мирасны саклаучы буларак, безнең тарих һәм мәдәниятебезнең матди кыйммәтләрен генә түгел, рухи кыйммәтләрне дә саклый . Безнең ата-бабаларыбыз тарихы үз милли, мәдәни һәм рухи үзенчәлегебезне саклау өчен хәйриячелекнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле һәм мөһим булуын күрсәтә.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу