2020 елның 12 декабрендә Болгар шәһәрендә кышкы Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде. Бу көнне, Болгар музей-тыюлыгының төп чыршысы янында, «Яңа ел Бөек Болгарга килә»дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, Яңа ел җырлары җырладылар, күңел ачу конкурсларында катнаштылар. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Убырлы карчык бәйрәмнән матур тәэсирләр калдырды. Чара чын-чынлап Яңа ел һәм күңелле узды!
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English