2020 елның 13 декабрендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре В.Н. Главнова Казан шәһәре мәктәбе укучылары өчен «Борынгы Болгар серләре»дигән чара үткәрде.
Идел буе болгарлары-меңьеллык мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм телне саклап калган һәм үстергән легендар һәм серле халык. Идел буе Болгары Көнчыгыш Европаның иң эре урта гасыр дәүләтләренең берсе, һәм анда яшәүчеләр урта гасыр цивилизациясенә нигез салучылар. Болгар шәһәренең тарихи һәм мәдәни аңында күп катламлы һәм киң мәгълүмат тупланган. Бу безнең ил өчен бик мөһим рухи үзәк, ул ислам дине тарафдарлары, бөтен мөселман өммәте өчен аерым әһәмияткә ия.
Укучылар музей экспозициясе белән таныштылар, экспонатлар үрнәгендә шәһәрчектә археологик тикшеренүләр турында белделәр. Чара барышында укучылар «Фәнне бел» викторинасында һәм «Бөек Болгар серләре» интерактив уенында актив катнаштылар. Балалар тема буенча белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр, туган якның тарихи үткәне белән таныштылар. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, үзләренең күзаллауларын киңәйттеләр. Чөнки балачакта алган туган як тарихы турындагы якты хис-кичерешләр кеше хәтерендә гомер буе саклана.
Чара ахырында балалар үз куллары белән ясалган сувенирлар алдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English