2020 елның 27 ноябрендә ZOOM онлайн-платформасында Спас бүлегендәге тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча бөтенрәсәй җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлегенең конференциясе узды.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.В. Савинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ф. М. Зәбирова, ТР Президенты ярдәмчесе О. А. Балтусова чыгыш ясадылар. Онлайн-конференция эшендә Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәрләре Җ. Г. Мөхәммәтшин, И. Җ. Мөхәммәтшин, Р. З. Ваһапов катнаштылар.
Җ.Г. Мөхәммәтшинның «Көнбатыш Кама Аръягының эпиграфик һәйкәлләре» дигән доклады туган як тарихы буенча мөһим мәгълүмат чыганагы булган каберлекләрне өйрәнүгә багышланган иде. Алар зур булмаган авылларда һәм зур шәһәрләрдә очраша. Аларның мәдәни мирасын өйрәнү күп еллар дәвам итә, әмма хәзер безнең алда ташларны саклау, реставрацияләү, мемориаль экспозиция булдыру зарур. Болар барысы да безнең эшнең бер өлеше булып тора.
Р.З. Ваһаповның «2017-2020 елларда Болгар музей-тыюлыгында мәгълүмати- белем бирү эшчәнлеге» дигән доклады Болгар музей-тыюлыгы базасында уздырылган төрле чараларга багышланган иде. Бу-фестивальләр, конкурслар,мавыктыргыч экскурсияләр. Бу чараларда һәрвакыт үз тарихы белән кызыксынучы яшьләр актив катнашты.
И.Җ. Мөхәммәтшинның «Куйбышев сусаклагычы зонасында мониторинг» доклады, җимерелә торган Куйбышев акваториясе һәйкәлләренең мәдәни мирасын саклау проблемасына багышланган иде. Хәзерге вакытта мәдәни катлам эрозиясе һәм һәйкәлләргә зыян китерә торган төрле затларның гамәлләре актив бара. Ел саен үткәрелә торган мониторинг барлык үзгәрешләрне дә хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә, һәм безнең мәдәни мирасны тагын да активрак сакларга ярдәм итә.
Конференция ахырында М.П. Маркова «Спас эзтабарлары» профильле сменасы программасын тормышка ашыру кысаларында яшьләр белән эшләүгә кыскача йомгак ясады.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English