2020 елның 26 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгында «Музейлар урамы» һәм экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәрләре Сәгыйрова Г., Котбутдинова З., Хабибуллин Р., Храмова Г. һәм Сафина Р. «Болгар санатор – интернат мәктәбе» укучылары өчен «Каз өмәсе-туган ягыбызның бизәге» дигән интерактив чара (ак каурыйлар бәйрәме) уздырылды. Бәйрәмне уздыру урыны-Габдулла Алиш музее булды, анда балалар өчен чын театральләште-релгән тамаша булды.
Бу бәйрәм тирән борынгыга барып тоташа. Борын-борыннан көздән, гадәттә, беренче бозлану белән, татар авылларында яшәүчеләр белән бергә казны күмәк эшкәртелде. Каз йоныннан мендәрләр, юрганнар, ә каз канатыннан камырларны майлау өчен “май канаты” әзерләнгән.
Музей-тыюлык хезмәткәрләре әлеге милли бәйрәмнең картинасын яңадан торгыздылар, анда милли киемнәрдәге әлеге уникаль хәрәкәт элементларын чагылдырдылар. Барысы да милли җырлар, биюләр, халык уеннары белән үрелеп барды, шулай ук балалар каз каурыеннан “май канаты” бәйләргә өйрәнделәр.«Каз өмәсе ” – ул күп кенә традицион татар бәйрәмнәренең берсе, аны сакларга һәм киләчәк буынга җиткерергә кирәк. Бәйрәм чәй табыны артында «Каз бәләше»каз итеннән әзерләнгән ашларын дегустацияләү белән тәмамланды.

 
Фото-отчет

Социаль челтәрләрдә уртаклашу