2020 елның 18 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгында музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге мөдире Ваһапов Р.З. «Каз өмәсе – күңелле бергә»дип исемләнгән интерактив чара үткәрде.
Бу көзге календарь бәйрәме тамырлар белән тирән борынгыга китә. Борынгы заманнардан алып көзнең соңгы көннәрендә,көннәр салкынайткач,беренче боз каткач татар авылында яшәүчеләр белән бергә күмәк каз эшкәртелде.
Мондый бәйрәмнәр-эштә ярдәм итү генә түгел, ә булачак киленнәребез белән күңел ачу һәм танышу да.
Чара онлайн режимда узды. Тамашачылар татар халкының йола бәйрәмен үткәрү традицияләре белән таныштылар.

 

Видео карарга

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу