Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан яңа эш формасы – Болгар ислам академиясе студентлары өчен лекцияләр һәм презентацияләр циклы эшләнде. Хезмәттәшлек барышында тарих, Болгар музей – тыюлыгын булдыру, Татарстан Республикасы Спас районы, фонд коллекцияләрен формалаштыру һәм хәзерге этапта Болгар музей – тыюлыгының эшчәнлеге темалары яктыртылачак.
2020 елның 16 ноябрендә Болгар ислам академиясендә беренче курс студентлары белән беренче очрашу узды. Фәнни хезмәткәр Лифантьева Т. В. «Болгар дәүләт тарих – архитектура музей-тыюлыгы тарихыннан ” дигән темага лекция һәм презентация тәкъдим итте, анда Болгар музей – тыюлыгын өйрәнүнең, ачуның, үстерүнең төп тарихи этаплары һәм хәзерге заманы ачылды.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English