2020 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Кузнечиха авылында 1941 елда махсус биремне үтәгәндә һәлак булган ПС-40 экипажын искә алу көне билгеләп үтелде.
«Сувар» музее хезмәткәрләре Садриева Н.М. һәм Пугачева В. А. очучы Сергей Муравьев һәм бортмеханик Константин Пряничников каберенә, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында калган катнашучылар, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре каберенә чәчәкләр салдылар. ПС-40 экипажына мемориаль һәйкәл ТР Спас районы хәрби комиссары Мидхәтов И.И., Кузнечиха авыл җирлеге башлыгы Ибраһимов Р.Р., шулай ук «Сувар» музее мөдире Садриева Н. М., 2012 елның 18 августында, Рәсәй Һава флотының 100 еллыгын бәйрәм итү көнендә куелган иде.
Күпьеллык тырыш хезмәте нәтиҗәсендә эзтабарлар очучы Сергей Муравьевның туганнарын эзләп таба алдылар. Соңрак очучының туганнары С.Г. Муравьевның фотосурәтләрен һәм документларын «Сувар»музеена бүләк иттеләр.
Якыннарын Муравьев С.Г.: Илья Геннадьевич Прокофьевка, Наталья Юрьевна Кругловага, Дзюбка, Виктория Нестратенкога, Сергей Коноваловка таба алган эзтабарлар адресына зур рәхмәт әйтәсе килә.
Бу истәлекне саклап калырга ярдәм итүче эзләүчеләргә һәм кешеләргә баш иябез.
Ватанны саклаучыларга Мәңгелек Дан һәм Мәңгелек Хәтер!
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English