2020 елның 6 ноябрендә «Бер экспонат тарихы» сәхифәсе кысаларында сезнең игътибарга көмеш, алтын беләзекләрдән браслетлар (беләзек) тәкъдим ителә.
Татар беләзекләре форма, сәнгать бизәлеше, орнаментация буенча төрле. Тулаем алганда, алар ике төрдә: тоташ һәм составлы. Киң беләзекләр, гадәттә, өлкән яшьтәге хатын-кызлар киеп йөргән, яшь татарлар тарларны өстен күргән. Төсләр белән бизәлгән пластинчалы беләзекләр аеруча бай. Каллиграфик сәнгатьнең үзенчәлекле үрнәкләре булган текстлы беләзекләр кызыклы.
Составлы беләзекләр югары сәнгать белән аерылып тора. XIX гасыр башында төрле төсләрдәге ташлардан төзелгән беләзекләр киң тарала. Алар шәһәрлеләр арасында күпчелек очракта көнкүрештә кулланылган.

 

Видео карарга

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу