2020 елның 4 ноябрендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге бүлеге мөдире Т. Н. Парамонычева «Халык иҗатында татар орнаменты»дип исемләнгән күргәзмәсен ачты. Татар халык орнаменты үзенчәлекле Бу-халык иҗатының формалашуның һәм үсешенең, аның мәдәнияте һәм сәнгатенең, көнкүрешенең катлаулы тарихын чагылдыручы нигезе. Татар орнаменты борынгы игенчелек чорында киң тарала һәм үсә башлады, аның башы Идел буе Болгары оешканчы ук салынган иде.
Хәзерге сәнгатьтә татар орнаменты халыкның дөньяга карашын белдерә торган аерым тел буларак ачыла. Исламның орнамент формалаштыруга йогынтысы һәм аның иҗатта чагылышы бик яхшы карала.
Күргәзмәдә орнамент сәнгатьнең төрле төрләрендә – керамика, чигү, туку, күн мозаикасы, зәркән сәнгате, каллиграфия. Алар барысы да сәнгатьтә милли гореф-гадәтләрнең югары дәрәҗәсен чагылдыра, ул бүгенге көндә рәссамнар әсәрләрендә дәвам итүне таләп итә.
Күргәзмә 2020 елның 7 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English